Туган як

Татарстанда М12 автомобиль юлы төзелеше буенча эш төркеме булдырганнар

Хакимият вәкилләреннән тыш, анда Лаеш районы кешеләренең инициатив төркеме дә кергән.

«Мәскәү – Түбән Новгород  – Казан» юлы төзелеше буенча җаваплы төркемне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкләячәк. Федераль трасса 2024 елда сафка басачак, дип көтелә. Сүз уңаеннан, төзелеш вакытында кешеләр белән очрашып, аларның тәкъдимнәрен дә кабул итәчәкләр.

Юл озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк. Хәрәкәт итү өчен дүрт полоса бүлеп бирелә. Төзелешкә 163 миллиард сум сарыф ителәчәк.

Фото: https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: