Туган як

Татарстанда коронавируслы тагын бер пациент үлде

Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы расланган.

1941 елда туган Казанда яшәүче, сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлау узу сәбәпле, ул реанимация бүлегенә күчерелгән.

Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланган. 30 майда йөрәк эшчәнлеге туктау нәтиҗәсендә үлем очрагы теркәлгән.
Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруны расланган.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: