Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе тулы куәттә бара

Быел ул аерым шартларда үтә.

Түбән Каманың хәрби комиссары Фәрид Миңгәрәев әйтүенчә, егетләрне озатуга элек барлык дуслар, туган-тумача җыелса, хәзер бары тик ата-аналарына гына килергә киңәш ителә. «Булачак солдатларны Казанга озатканда, саклык чараларын үтәү өчен, зуррак автобус сораячакбыз», – ди Түбән Кама хәрби комиссариатының хәрби чакырылыш начальнигы Ринат Фәйзерахманов. Егетләрнең сәламәтлекләрен җентекләп тикшерәчәкләр. Җыелыш пунктына, аннары хәрби частьтә китәр алдыннан барысы да коронавируска тест тапшырачаклар. Бу язда-җәйдә барлыгы җиде төркем җибәрү көтелә. Беренчесе 30 майда булачак.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев