Туган як

Татарстанда көчле җил һәм яшенле, бозлы яңгырлар көтелә

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, яңа атна яңгыр һәм көчле җил белән башланып китәчәк.

16 майда республикада аязучан болытлы, яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явыр дип көтелә.

Иртән һәм көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр, ә урыны белән боз явуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил, иртән һәм көндез аның тизлеге урыны белән 16-21 м/с кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +4..+9, көндез +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: