Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар

Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң республика шәһәрләре һәм районнарына керү урыннарында куелган постларда 743 305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штраф алган. Сүз уңаеннан, иң күп штрафлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен язылган.

Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628е постлардан кире борылган.

Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

Фото: коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X