Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Ел казанышы — 2023» премиясен тапшыру тантанасы булачак

Әлеге премия Татарстанның иң яхшы һәм алдынгы студентлары өчен булдырылган.

Казан шәһәренең «Сайдаш» мәдәни үзәгендә 26 мартта, 14.00 сәгатьтә «Ел казанышы — 2023» премиясен тапшыру тантанасы булачак. Әлеге премия Татарстанның иң яхшы һәм алдынгы студентлары өчен булдырылган. Барлыгы 9 коллектив һәм 8 шәхси номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланачак.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сүзләренчә, премиягә дәгъва итүчеләр арасыннан иң алдынгы студентлар сайлап алыначак. «Ел казанышы» премиясе яшьләргә стимул биреп, ярдәм итү мөмкинлеге.

Быел конкурска якынча 300 гариза килгән, шуның күп өлеше — республика районнарыннан һәм 120 се генә Казаннан.

Номинацияләрдә җиңүчеләр премия партнерларыннан кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев