Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә законсыз чүплек урыннары юк ителә

Бу яктан үрнәк итеп Түбән Кама шәһәрен һәм Сабаны китерергә мөмкин

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк. 

Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Бөтен эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/15-10-2020/tatarstanda-ekologiya-ilk-l-m-proekty-yard-mend-zakonsyz-ch-plek-urynnary-yuk-itel-5778733

фото https://tatar-inform.tatar/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев