Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты нигезендә 600 гектарда урман торгызылды

Бер ел эчендә республикада урманнарны торгызу эшләре 4784 гектар мәйданда башкарылачак.

Ел башыннан алып 20 апрельгә кадәр Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шул исәптән урман культуралары 592,4 гектар мәйданда утыртылды, 18,6 гектарда урман үрчетү бара», – диделәр ведомствода.

«Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 2020 елда барлыгы 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. 2019 елда барлыгы 2514 гектар мәйданда эшләр башкарылган, бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Татарстан урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр дә белән дә мәшгуль. 480,7 гектарда чокыр-балка урман утыртмалары эшләнгән, өстәмә урман культуралары 465 гектарда утыртылган, ә урман питомникларында 1,35 гектар мәйданда орлык чәчелгән.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты - 2024 елга урманнарны чистарту, файдалану һәм яңадан торгызу балансын 100 процентка тәэмин итү. Эшләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә.

Фото: пресс-служба Минлесхоза РТ

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев