Туган як

Татарстанда COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарыла

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация бетерелә.

Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләү буенча коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80% тан артып китә.

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация 2021 елның 11 октябрендә кертелгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: