Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда тәүлегенә 75 COVID-19 авыру расланган

22 майга алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның 7се — Түбән Кама районында.

1 очрагы – читтән кертелгән, 74се – моңарчы вирус йөртүчеләр белән контактта булучыларда ачыкланган.

24 кеше хастаханәгә салынган, 51е (җиңел яки симптомсыз формада) өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр - 1
18 дән 30 га кадәр - 3
30 дан 50 гә кадәр - 31
 50 дән 60 ка кадәр -14
 60 тан 70 кә кадәр - 16
70 тән 80 гә кадәр - 7
 80 яшьтән 90 яшькә кадәр - 3

Яңа ачыкланган очраклардан: 

1. Казанда - 24
2. Яр Чаллыда - 23
3. Әлмәт районында – 1
4. Апас районында – 6
5. Әтнә районында - 1
6. Биектау районында – 1
7. Яшел Үзән районында – 3
8. Лаеш районында - 1
9. Түбән Кама районында – 7
10. Питрәч районында  – 2
11. Балык Бистәсе районында – 4
12. Саба районында – 1
13. Тукай районында - 1

Татарстанда COVID-19дан пациент үлеменең унынчы очрагы теркәлгән.

20 майда 1963 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче вафат була. Температура күтәрелүгә һәм арыганлыкка зарланып хастаханәгә салына. 13 майдан башлап яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган диагноз белән вакытлыча йогышлы госпитальнең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалана. Шулай ук төрле хроник авырулары булган. Диагноз экспертиза белән расланган

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз!

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев