Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ярты миллион агач утыртылачак

Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктлары чатында, паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.

Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Үсентеләрне утырту Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында узачак. Республикада акция 25 апрельдә старт ала һәм сугыштан кайтмаган ТАССРның 381,9 мең кешесенең батырлыгын мәңгеләштерәчәк.

«Татарстанда килеп туган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак», — дип билгеләп үтә республика ведомствосының матбугат хезмәте.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр үтәячәк һәм шәхси саклану чараларында ике кешедән дә артмаган санда төркемнәргә бүленеп агачлар утыртачак. Агачлар утырту урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктлары чатында паркларда, скверларда һәм аллеяларда оештырылачак.

Халыкара акция кысаларында Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга 27 млн агач утырту күздә тотыла.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев