Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда авыру симптомнары булганнарны эшкә, мәктәп, бакчаларга кертмәскә чакырдылар

Әлеге чара авыру кешеләр сыйныфташларына һәм хезмәттәшләренә чир йоктырмасын өчен кирәк.

Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм эшче коллективларда иртәнге фильтрларны көчәйтергә чакырдылар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстан Министрлар Кабинетының 19 гыйнвардан балалар һәм олылар коллективларында фильтрларны көчәйтү турындагы карары чыкты», — дип искәртте ул.

Әлеге чара авыру кешеләр сыйныфташларына һәм хезмәттәшләренә чир йоктырмасын өчен кирәк.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, фильтрлар ОРВИ гына түгел, ә кызамык һәм бума ютәл йоктыруны да булдырмаска ярдәм итәчәк. Кешеләрдә ютәл, томау, температура күтәрелү һәм тәнгә тимгелләр чыгу кебек симптомнар булу-булмавын тикшерәчәкләр.

Республика баш санитар табибы урынбасары коронавирус пандемиясе вакытында иртәнге фильтрларның ничек узуын искә төшерергә киңәш итте. Мәктәпләрдә алар бүген дә саклана, әмма хезмәт коллективларында бу нәтиҗәле алым хакында инде оныттылар.

«Бу — мәктәпкә кергәндә контактсыз алым ярдәмендә тән температурасын үлчәү, шулай ук укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре уку процессы дәвамында укучыларның хәлен тикшерә. Температурасы булган һәм катараль күренешләр күзәтелгән балаларны дәресләргә кертмиләр һәм өйләренә кайтарып җибәрәләр. Эшчеләр коллективында да шулай ук. Моны структур бүлекчәдә оештырырга мөмкин, яки ул үзәкләштерелгән тәртиптә — җитәкче ихтыярында булачак», — дип искәртте Любовь Авдонина.

Ул хезмәткәрләрнең дә әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга тиешлеген әйтте. Әгәр алар үзләрендә хәлсезлек сизәләр икән, өйдән торып эшләргә һәм хезмәттәшләреңә чир йоктырмаска кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев