Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда атна ахырына +5 градуска кадәр җылыта

Төнлә уртача салкын һава торышы саклана.

Татарстанда атна уртасыннан көндезге температура плюс булачак, дип фаразлый республика Гидрометеоүзәге. Шул ук вакытта төнлә уртача салкын һава торышы саклана.

Сишәмбе, 12 мартта, температура фоны күтәрелә башлый. Көндез −4 тән +1 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чәршәмбе, 13 март төнендә −6..-11 градус көтелә, бераз кар явачак. Көндез термометр баганалары −3..+2 градус күрсәтәчәк, явым-төшем ихтималы бик аз.

Пәнҗешәмбе, 14 март төнендә температура −3..-8 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән −12, көндез −3..+2гә кадәр җылыта. Явым-төшем фаразланмый.

ТР Гидрометеоүзәге фаразы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә җылыну дәвам итәчәк, көндез инде +5кә кадәр. Кар көтелми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев