Туган як

Татарстанда 9 нчы сыйныф укучылары бердәм имтиханнарны ике фәннән генә тапшырачак

Моңа кадәр имтиханнар дүрт фәннән бирелсә, быел сынаулар рус теле һәм математикадан булачак. Бу хакта ТРның мәгариф һәм фән министрының беренче уранбасары Илсур Хәдиуллин хәбәр иткән.

Графигы әле төгәл билгеле түгел, әмма 9 июньдә башланыр дип көтелә. Шулай ук республика укучыларының быел ВПР (Бөтенроссия тикшерү эшләре) язмаячаклары билгеле булды. Алар киләсе уку елына күчерелде. Татарстанда рус һәм татар телләре буенча олимпиадаларның соңгы этаплары, шулай ук халыкара олимпиадалар үткәрелмәячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: