Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 600дән артык социаль объектны 4G-интернетка тоташтырачаклар

Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда Татарстанда 613 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 3 460 социаль әһәмияткә ия объектны интернетка тоташтыру күздә тотыла. Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар. Әлеге объектлар 2020-2021 елларда 4G-интернетка тоташтырылачак.

Бүгенге көндә 498 объектның «Мәгълүмати инфраструктура» федераль программасы ярдәмендә җепселле-оптик тапшыру линиясе технологияләре буенча интернетка тоташу мөмкинлеге туды.

Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә булдырылган «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Ул барлыгы 6 федераль проектны («Цифрлы мохитне норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр» һәм «Цифрлы дәүләт идарәсе») үз эченә ала.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев