Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 2023 елда 28 сәламәтлек саклау объекты төзелде

Шул исәптән, 25 ФАП, ике сырхауханә төзелде һәм күп профильле сырхауханә төзелеше башланды.

2023 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге акчага үткән ел республикада 28 объект төзелде. Шул исәптән, 25 ФАП, ике сырхауханә төзелде һәм күп профильле сырхауханә төзелеше башланды.

Моннан тыш, 2023 елда медицина оешмаларының һәм шул исәптән аларның авыл җирлегендә, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм халык саны 50 меңнән артык булмаган кече шәһәрләрдә урнашкан аерымланган структур бүлекчәләре 117 бинасына капиталь ремонт үткәрелде.

Шулай ук беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтә торган медицина оешмаларына, авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан медицина оешмаларына 867,82 млн сумлык суммага 1979 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.

Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары, һәм шулай ук авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдәге медицина оешмалары өчен 3 берәмлек автомобиль транспорты кайтарылды. Алар пациентларны — медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентларның яшәү урынына йөртү, шулай ук тикшерү өчен биологик материалларны илтү, ерак урнашкан районнарда яшәүчеләргә дару препаратлары китерү өчен кирәк.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк проекты төп максаты — сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәмен, шул исәптән кече торак пунктларда һәм республиканың ерак почмакларында яшәүче кешеләргә уңайлы шартларда күрсәтү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев