Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 10 сыйныф укучылары хәрби әзерлек буенча биш көнлек җыеннарга китәчәк

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Татарстанда 10нчы сыйныф укучыларын хәрби әзерлек буенча биш көнлек җыенга җибәрәчәкләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты юнәлешләренең берсе — патриотик юнәлешне үстерү. Биредә Татарстан лидер булып тора, бу соңгы өч елда без алган инфраструктура хисабына мөмкин булды«, — дип сөйләде Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе.

Шулай итеп, узган елда республикада яшүсмерләр өчен хәрби-патриот клублар саны (153 тән 174кә кадәр) артты. Алар һәр муниципалитетта бар, анда барлыгы өлкән яшьтәге 14 меңнән артык бала шөгыльләнә.

Моннан тыш, министр искәрткәнчә, соңгы өч елда 3 өстәмә «Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия үзәге Түбән Кама, Чистай һәм Казанда ачылды.

«10нчы сыйныф укучыларын хәрби әзерлек буенча 5 көнлек җыенга алып киләбез. Бу заманча патриотларны тәрбияләү эшендә мөһим юнәлеш. Укучылар беренче тапкыр Калашников автоматларын җыярга һәм сүтәргә, сафка тезелү һәм физик әзерлеккә өйрәнә. Ел саен шактый кызыклы курслар уза», — дип билгеләп үтте Садыйков.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә хәзер чираттагы мондый курс «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне чакырылышка кадәр әзерләү республика үзәгендә эшли башлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев