Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды.

Пандемия сәбәпле, илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 егет һәм кыз Новокузнецкига финалга бармыйча, Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион ярышты.

Республиканың  җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулаган.  Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды. Экспертлар финалистларның чыгышларын Ярышлар белән идарә итү үзәгеннән реаль вакыт режимында күзәтте, аларның берсе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан иде.

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X