Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан республикасы үзәк сайлау комиссиясе Түбән Камада сайлауларга әзерләнә

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Түбән Камада территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрделәр.

Семинар-киңәшмә кысаларында 28нче Түбән Кама сайлау округы составына керүче территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм сеәркатиблары укулар узды. Әлеге округ составына республиканың 10 муниципаль районы - Аксубай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнары керә. -Түбән Кама округында сайлаучылар республикада иң күп бюллетеньне алачак:  берсе -Татарстан Республикасы Президентын,  икенчесе – Россия Федерациясе Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар һәм өченчесе – җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча. Түбән Камада депутатлар сайлау катнаш система буенча үткәреләчәк. Мандатларның яртысы сәяси партияләр күрсәткән кандидатлар исемлекләре арасында бүленәчәк, калган өлеше бермандатлы округлар буенча билгеләнә, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Шул ук вакытта әгәр Түбән Кама округы буенча сайлаучы тавыш бирү көннәрендә сайлау округына керүче 10 районның берсендә булса, ул «Мобиль сайлаучы» технологиясеннән файдаланып, РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауда катнаша ала. Округтан читкә китеп,  Татарстанда булса да, ул ТР Президенты өчен генә тавыш бирә алачак. Шул ук вакытта 11-13 сентябрьдә Түбән Кама округында яшәүче кеше Мәскәүдә булса, ул 30 цифрлы  участокларның берсендә сайлауларда катнаша ала. Моның өчен цифрлы участокта сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Әмма шуны истә тотарга кирәк: тавыш бирү урынын алыштырганда муниципаль сайлауларда катнашу мөмкин булмаячак, мондый мөмкинлек законда каралмаган, дип аңлатты республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Сайлаучының фактта урнашу урыны буенча тавыш бирүгә гаризалар 8 сентябрьгә кадәр күпфункцияле үзәкләр, территориаль сайлау комиссиясе, дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша кабул ителә.  Ә 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләрендә. 11-13 сентябрьдә  республиканың барлык территориясендә Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Түбән Кама сайлау округында, әлеге кампанияләр белән бер үк вакытта, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Дәүләт Думасы депутаты вазифасына алты кандидат теркәлгән: алар - Олег Морозов, Илнар Сираев, Андрей Колосов, Николай Барсуков, Леонид Стражников, Альберт Ягудин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев