Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президентының курсташы: Икенче курста тракторлар җыйдык инде

Студент вакытта Рөстәм Миңнеханов чаңгы шуу һәм футбол белән мавыккан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәртипле студент иде, махсус предметлар белән кызыксынды һәм спорт белән актив шөгыльләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Президентының курсташы, Казан авыл хуҗалыгы институтында аның белән бергә укыган Хәмзә Тимриев сөйләде.

«Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт җыйнак, игътибарлы һәм пөхтә булды. Студентларның гомуми массасыннан аны иптәшләренә, укуга һәм укытучыларына аерым якын килү аерып тора иде. Ул һәрвакыт ягымлы иде, бүлмәгә кергән кешене кире борып чыгармады. Мин алар янына тулай торакка бара идем, без бергә уку буенча биремнәр эшләдек», — дип уртаклашты Хәмзә Тимриев.

Казан авыл хуҗалыгы институты студентлары укыган вакытта Ленинград, Пермь, Мәскәү өлкәсе һәм Волгоградка производство практикасына барган.

«Волгоград өлкәсендә трактор заводында җитештерү практикасында булдык. Икенче курста без ДТ-75 тракторларын җыйдык инде, бу Советлар Союзының төп тракторы иде, һәм безгә беркайчан да шикаятьләр булмады», — диде ул.

Аның сүзләренчә, студент елларында булачак Татарстан Президенты спорт белән, нигездә, чаңгы шуу һәм футбол белән бик теләп шөгыльләнгән.

«Миңа мондый компаниядә укырга рәхәт булды, яхшы укытучылар, яхшы егетләр һәм дуслар иде. Без алар белән әлегә кадәр очрашабыз. Мин ул заманнарны рәхәтләнеп искә төшерәм. Төркем белән без һәр биш ел саен очрашабыз, бу инде традициягә керде», — дип йомгаклады Хәмзә Тимриев.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 1978 елда «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында Татарстан Республикасы Президентына багышланган музей ачылды. Анда Татарстан Президентының студент билете һәм уку елларындагы фотолары саклана.

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев