Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» оешмасында видеоэлемтә буенча химикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Видеоконференциядә шулай ук Айдар Метшин һәм Түбән Кама сәнәгать үзәге предприятиеләре коллективлары катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның "Оргсинтез" заводында булды. ТР Президенты үзәк диспетчерлык үзәгеннән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Безнең республика – нефть һәм нефть химиясе төбәге һәм Химиклар көне - безнең өчен зур бәйрәм», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, бүген яңа, тагын да камилрәк технологияләр атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметергә һәм җитештерүне экологик яктан яхшыртырга мөмкинлек бирә.
«Без үз җитештерүчеләребезгә ярдәм итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Президенты Владимир Путинның бүген импортны алыштыруга аерым игътибар бирүен дә әйтеп узды. «Без илне бөтен кирәкле химия һәм нефть химиясе продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Айдар Метшин видеоконференциягә Николай Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятеннән кушылды. Президент мөрәҗәгатен ул студентлар белән бергә тыңлады. Түбән Кама мэры булачак нефтехимикларны бәйрәм белән котлады, имтиханнарда уңышлар теләде һәм көллиятнең теләкләр китабында истәлеккә язу калдырды.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев