Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты республика халкын “Роспотребнадзор” таләпләрен үтәргә өндәде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 авыруы очракларының аз булса да, тынычланырга иртәрәк икәнен искәртте.

Кешеләргә элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.

«Авыручылар саны 0,3 процентка гына артса да, тынычланырга кирәкми, чөнки бездә грипп белән авыручылар артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде.

«Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев