Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты: Коронавирусның икенче дулкынына юл куймабыз

Рөстәм Миңнеханов барлык күрсәтмәләр алга таба да төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус янә күпләп таралыр дип уйламый. «Коронавирусның икенче дулкынына юл куймабыз», — диде ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.

Ул коронавируска каршы уңышлы көрәш Роспотребнадзор, хокук саклау органнары ярдәме белән алып барылганын әйтте. Изоляция вакытларында 300-350 хокук бозу көн саен теркәлеп барды.

Президент фикеренчә, язын коронавирус тарала башлагач, медицина тулысынча әзер түгел иде.

«Безгә тулысынча медицина учреждениеләренең профилен үзгәртергә, барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә кирәк иде. Без берникадәр әзер түгел идек. Кыска вакыт эчендә боларны аңларга өйрәндек. Икътисад та эшли башлады. Бер атна эчендә зур предприятиеләр эшли башлады. 90 процент предприятиеләр изоляциядә эшләде». — диде.

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес, кунакчыллык, туризм, рестораннар зыян күргәнен искәртте. «Зур бизнес та зыян күрде. Нефтькә бәяләр төште, чикләр ябылды. Без көтмәгән вакыйгалар күп булды. Бу зур сабак, тәҗрибә булды. Бүген инде без ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Кесәдә битлек тә бар, я перчатка киябез, я кулларны эшкәртәбез. Дистанцияне гел саклыйбыз», — диде. 

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

                                                                                      

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X