Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак

26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, бал, сөт продуктлары, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә министрлык.

Ярминкәдә шулай ук җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.

«Ел саен ярминкәгә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары тарафыннан ихтыяҗ зур. Моны продукциянең югары күләмдә сатылуы дәлилли», — диелә министрлык хәбәрендә.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев