Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә әзер

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә илнең барлык башлангыч мәктәпләре укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде.

Татарстанда барлык мәктәпләр дә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру мөмкинлегенә ия, шуңа күрә РФ Президенты йөкләмәсе республикада кыска вакыт эчендә үтәләчәк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучыларын тәэмин итү өчен техник җиһазлар бар. Моны исәпкә алып, республика РФ Президенты йөкләмәсен кыска вакыт эчендә үтәүне оештыра алачак», — диде ул.

Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылган инде, шул ук вакытта кече сыйныфларның 67 проценты көнгә ике тапкыр туклана.

РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Башкалар арасында ул 2020 елның 1 сентябреннән башлап, техник мөмкинлек булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырырга кушты. Башка мәктәпләрдә мондый туклану 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X