Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан халкын цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәтәчәкләр

Шәхси цифрлы сертификатлар алу шартларын 8 (800) 600-35-15 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Курсларга теркәлү бүген, 15 октябрьдә, башланды. Югары яки урта һөнәри белеме булган, пенсия яшенә җитмәгән һәм балигъ булган Россия гражданнары гариза тапшыра ала. Гаризалар цифровойсертификат.рф сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә, укулар исә ноябрьдә башланачак.

Шәхси цифрлы сертификатлар кешеләргә «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында тәкъдим ителә. Ул 2019 елның ноябрендә башланды, ул чагында биш сынау төбәге, Татарстанны да кертеп, 5 мең цифрлы сертификатны үзара бүлеште.

2020 елда проектка 48 төбәк кушылды, ә сертификатларның саны берничә тапкыр артты. Хәзер 33 мең кеше цифрлы күнекмәләрне бушлай үзләштерә ала. Моннан тыш, тәкъдим ителә торган цифрлы сертификатларның бәясе (баштагы 15 меңнән 30 мең сумга кадәр) дә артты.

Укулар 72 сәгать дәвам итәчәк һәм дистанцион яки электрон форматта оештырылачак. Проектта катнашучылар 22 IT-юнәлешнең берсен сайлый ала. Курслар төгәлләнгәннән соң тыңлаучыларның барысы да квалификация күтәрү турында документ алачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-10-2020/tatarstan-halkyn-tsifrly-k-nekm-l-rg-bushlay-yr-t-ch-kl-r-5778901

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев