Туган як

Татарстан кешеләрен экопроектлар өчен тавыш бирүләрен сорыйлар.

Федераль акчаны “Татарстан көзгеләре” һәм “Татарстан диңгезе” дигән урыннар алырга мөмкиннәр.

Тавыш бирү 30 сентябрьдә башланган иде һәм 9 октябрьгә 23.59 сәгатькә кадәр дәвам  итәчәк. Нәтиҗәләр 16 октябрьдә билгеле булачак. Конкурсның https://priroda.life/geography/ сайтына “География” бүлегенә кереп үз тавышыгызны бирә аласыз. Тик моның өчен электрон почта аша яки социаль челтәрләрдә теркәлергә кирәк.

Узган юлы республика проектлары беренче урын алып, 74 мең тавыш җыйганнар иде.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: