Туган як

Татарстан аграрийлары түбәнкамалыларга яшелчәләрне өйләренә китерәчәкләр

«Түбән Кама» кулланучылар кооперативы беренче булып илтеп җиткерү режимына күчте.

Татарстан аграрийлары шәһәрлеләргә яшелчә һәм ярымфабрикатлар алып килә башлады.

" Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, шуңа күрә без яшелчәләрне һәм ит ярымфабрикатларын татарстанлыларның фатирларына кадәр китереп җиткерергә булдык" - дип аңлатты кооператив җитәкчесе Илдар Эгамбердиев.

Ул шулай ук Түбән Камалылардан өйгә китерүгә беренче гаризаларның инде килүен билгеләп үтте.

Яшелчәләргә 8 (800) 700-8771 телефоны буенча заказ бирергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: