Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татарча диктант»ны Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров укыячак

Быел диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

26 сентябрьдә бишенче тапкыр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

 Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция иртәнге 11:00 сәгатьтә башланачак.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев