Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татар булуым белән горурландым»

ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чараларын Казанда күреп кайттым. Күргәннәремне, тәэсирләремне «Туган як» укучылары белән дә утаклашырга булдым.

Бәйрәм 30 августта Г.Камал театры каршында «Уйнагыз, гармуннар» фестивале белән башланып китте. Гармунчылардан соң үзебезнең яраткан артистлар чыгыш ясады. Аннары дустым Резидә белән Каюм Насыйри урамына «Казан сөлгесе» концертын карарга бардык. Биредә республиканың төрле районнарыннан да килгән ансамбльләр, артистлар катнашты.
Концерт барышында Татарстан җыр һәм бию ансамбленең элекке җитәкчесе профессор Лима Кустабаева төрле фестивальләрдә җиңүгә лаек булган ансамбльләргә, артистларга дипломнар тапшырды.
Кабан күле янындагы сәхнәдә ногай татарлары зур концерт күрсәтте. Музыка астында күл өстен тутырып халык көймәләрдә, катамараннарда йөзде.
Күңелгә иң нык кереп калганы – «Печән базары»нда йөрүебез булды. Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы печән кибәннәре арасында бер ягыбызда,
нәкъ Тукай язганча, – кулларына листовкалар тотып нотык сөйләүче шәкертләр, чыр-чу килеп аларны хуплап торучы яшь кызлар, икенче ягыбызда
аларны куып баручы полицейскийлар йөгереп узды. Милли киемнәрдән тирәбездә йөрүче театр училищесы студентлары Дәрдмәнд, Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен оста итеп яттан сөйләгәндә, ул бөек шәхесләрнең үзләрен күргән кебек булдык. Мондый сәләтле яшьләребез булганда милләтебез яшәячәк.
Ә менә Шиһабетдин Мәрҗанинең һәйкәленә «Марджани» дип язылуы күңелне тырнап алды. Һәйкәл тирәли әйләнеп узгач, татарча язуын да таптым, әмма аны асфальтка кадәр диярлек иелеп, лупа белән укырга кирәк дисәм, ялган булмас.
Казанга барган саен яраткан урыныма – Г.Камал театрына бармый калмыйм инде мин. Бәйрәм көнне театр артистлары урамда халык арасында
йөрделәр. Шуңа күрә мондый мөмкинлектән файдаланып, Фирая Әкбәрова, Ришат Әхмәдуллин белән фотога төшү бәхетенә ирештем.
Айлар буе изоляциядә утырган халыкның мондый бәйрәмне зарыгып көтеп алганы сизелеп торды. Адым саен төркем-төркем халык төрле уен коралларына
кушылып җырлый, бии, берсен-берсе котлый. Хәтта кафеда ашап утырганда да, берсе җыр башласа, калганнар да рәхәтләнеп кушыла. Без бу көнне «Бәйрәм белән, милләттәшләр», дип сәлам биреп узучы һәркем белән туганлашып беттек, ахры.
Кичен «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт карадык. Анда үзебезнең артистлар да, Мәскәү кунагы Сергей Безруков та катнашты.
Бәйрәм Кремль янында гаҗәеп матур салют белән тәмамланды. Аны караганда Салават Фәтхетдиновка кушылып барыбыз да: «Мин яратам сине,  Татарстан!» – дип җырладык.
Халыкка шундый бай эчтәлекле, онытылмас бәйрәм бүләк иткәннәре өчен аны оештыручыларга, алып баручыларга, артистларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Үземнең татар кызы булуым, Татарстанда яшәвем, рәхәтләнеп анам телендә аралаша алуым белән тагын бер тапкыр горурланып кайттым.

Земфира Гарифуллина

Фото business-gazeta.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X