Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендә һава торышы турында сөйләде

Һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

Татарстан Гидрометеоүзәге киләсе атна башына кадәр һава торышын фаразлады. Һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

26 гыйнвар, җомга көнне салкынча булачак: төнлә −11..-16 градус, аязганда −20 градуска кадәр. Көндез −7дән −12гә кадәр фаразлана. Урыны белән бераз кар явачак. Атмосфера басымы күтәреләчәк.

Шимбә көнне көньяк циклонның перифериясе тәэсирендә кар явуы көтелә. Зур булмаган буран чыгу ихтималы бар. Төнлә −8..-13 градуска кадәр суыта, көндез −4..-9 градус.

Якшәмбе көнне республикада бераз кар белән болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы шимбәдәге кебек булачак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе төнлә −9..-14, көндез −3тән −8гә кадәр салкын булуы фаразлана. Кайбер урыннарда бераз кар яварга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев