Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Синоптиклар Республикада ял көннәрендә бераз җылытачак дип фаразлый

Татарстанда ял көннәрендә көндез һава температурасы 13-14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Аухадеев хәбәр итә.

Әмма бу Татарстанда әбиләр чуагы башлана дигән сүз түгел: циклон һәм антициклоннар бер-берсен алыштырып тора, алар белән бергә һава торышының характеры да үзгәрә.

Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, сентябрьдә һава температурасы нормага якынлашачак һәм якынча +12,3 градус булачак.

Тулаем алганда, атнаның икенче яртысында Татарстанда болытлы һәм салкын hава торышы булыр дип көтелә. Пәнҗешәмбе, 8 сентябрьдә, төнлә +2..+8, көндез +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Салкын, яңгырлы һава торышы җомга көнне дә сакланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев