Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шәһәрдәшебез Гөлчәчәк Шәмгунова «Ана даны» медаленә лаек булды

Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән тырышлыгы өчен аңа бу бүләкне Татарстан Президенты тапшырды.

«Балалар – ул бәхет»

Гөлчәчәк һәм Илгиз Шәмгуновлар алты бала үстерәләр. Иң олы балалары Алсуга быел 28 яшь тула, төпчекләре Искәндәргә әлегә сигез генә. Алсу, Мәрьям һәм Айгөл үсеп, әти-әниләреннән аерым яшиләр, ә менә Әминә, Тимур һәм Искәндәр мәктәптә белем ала.
Шәмгуновлар бергә җыелып, ял итәргә ярата: кышын тимераякта һәм чаңгыда шуа, җәен паркка, кинога йөриләр. «Балалар – ул бәхет. Алар белән үзебез дә үсәбез, үзгәрәбез», – ди гаилә башлыгы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әминә, Тимур һәм Искәндәр Шәмгуновларга «Камский Артек» ял итү үзәгенә юлламалар тапшырды.
Сүз уңаеннан, бүләкләү тантанасы да «Камский Артек» (элекке Кама) лагеренда узды. Ул Россиякүләм танылган «Артек» халыкара балалар үзәге Түбән Камадагы филиалы статусын алып, хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды. Юллама шулай ук тагын 13 балага биреләчәк. Аларның әти-әниләре хәзерге вакытта госпитальдә коронавирус белән авыручыларны дәвалый. Президент балалар белән видеоэлемтә аша да аралашты.
Яңартылган лагерьда «Артек» программалары гамәлгә ашырылыр. Әйдаманнар булып Түбән Кама педагогия көллияте студентлары эшләячәк. Алар ел дәвамында махсус курсларда белем алып, хәзер түземсезләнеп лагерьның эшли башлавын көтәләр. «Камский Артек» үз ишекләрен 1 июльдә ачар дип көтелә.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев