Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шартлар тудырылачак

Татарстан Россиядә туристлык үсеше буенча илкүләм конкурсның финалына чыкты.

Республика халкы тавыш бирүдә зур активлык күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Татарстаннан финалга ике проект чыкты. Барлыгы соңгы этапта Россиянең төрле төбәкләреннән 34 проект тикшереләчәк.

Тавыш бирү 23 июльдә үк тәмамланды. 10 көн дәвамында конкурс сайтында чын көрәш барды. Аның нәтиҗәсен алдан билгеләү бик авырл иде. Кешеләр “лайк”лар гына куеп калмады, үз фикерләрен дә җиткерделәр. Сүз уңаеннан, барлык “лайк”лар җитди тикшерү уздылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз Instagram-аккаунтында республика проектлары өчен тавыш бирергә чакырды. Нәтиҗәдә, төбәкләр арасында республикабыз беренче урынга чыкты. Ә тәкъдим ителгән берничә проекты унлыкка керде. Финалда – уникаль “Биектау” һәм “Кама Тамагы” туристлык комплекслары. Лобач тавы итәгендәге зәңгәр күлләр, Юрьев мәгарәсе беркемне дә битараф калдырмый һәм шуңа да федераль финанслауга лаек.

Җиңү Татарстанда ял итү, гаилә белән сәяхәт кылу, табигать байлыкларын саклап калу өчен шартлар тудырачак.

фото https://www.youtube.com/channel/UCKSvz3ThzSKTuly-ChliJWA/videos?disable_polymer=1 сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев