Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Шамил Агиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт бәяләнергә тиеш

Илнең Төп законында Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүе һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүе күрсәтеләчәк.

Хезмәт кешесе һичшиксез Конституциядә телгә алынырга тиеш, чөнки баш һәм кул белән башкарылган теләсә кайсы эш лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу фикерне Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев әйтте.

«Хезмәт кешесен һичшиксез Конституциягә кертергә кирәк, ягъни, башы һәм кулы белән эшләгән кешенең хезмәте һәрчак лаеклы бәяләнергә тиеш. Бу яктан караганда, төзәтмә бернинди дә шик уятмый. Теләсә нинди хезмәт һәрвакыт бәяләнергә тиеш», — диде Агиев.

Хәзер эшчеләр белән директор һәм түрәләрнең хезмәт хаклары арасында зур аерма бар. Төзәтмәләр бу проблеманы да хәл итәргә булышачак, дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе. 

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев