Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сабантуй-2020

COVID-19 республикадагы бәйрәмнәргә дә чикләүләр кертте. Быел Сабантуй Татарстанда онлайн режимында узачак. Шулай да, барлык күңел ачу чаралары оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.

2 июльдә татар милли киемендә фотоконкурс үтте. Кешеләр сурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

3 июльдә бию, күн мозаикасы, изү һәм сөлге чигү буенча осталык дәресләре күрсәтелә.  Шулай ук татар җырчылары белән очрашулар оештырыла.

4 июльдә 8.00-20.00 сәгатьтә “Сабантуй онлайн” телемарафоны булачак. Оештыручылар шулай ук акциядә катнашырга чакыра.  #Сабантуй2020 хештегы белән социаль  челтәрләрдә төрле темаларга карата фотосурәтләр урнаштырырга мөмкин: район, авыл батырлары (#Батырлар), чабышкы атлар, алар турында легендалар ( #АтЧабышы ), халык уеннары (#Уеннар), йолалар (#Йолалар), шәхси архив фотолары (#Тарих).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев