Туган як

Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

Янгын республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта чыккан.

14 яшьлек Иван янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, ялкын телләре камап алган йортка тәрәзәне ватып кергән һәм 7 яшьлек игезәк, шулай ук 10 яшьлек туганнарын урамга алып чыккан.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендә Иванга рәхмәт белдереп, аның чын герой булуын билгеләп үтте.

Фото: http://bugulma-tatarstan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: