Туган як

Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» җитештерү мәйданчыгында булган

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» заводында булган.

Компания төп фармакотерапия юнәлешләрдәге дару препаратларын (йөрәк-кан тамырлары, неврология, вируска каршы препаратлар, офтальмологиядә кулланыла торган препаратлар һ.б.лар), шулай ук, медицина әйберләрен, җөй-хирургия материалларын җитештерә.

Предприятиенең номенклатурасын 131 дару препараты  тәшкил итә. Шуларның 60ы тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә керә, аларга бәяләре дәүләт тарафыннан җайга салына.

Хәзерге вакытта «Татхимфармпрепараты» АҖте штат режимында эшли. Предприятие киләсе берничә айга чимал, компонентлар һәм чыгым материаллар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.

 

 

Бүгенге көндә, заводта, дару препаратлары өчен компонентларны, шулай ук, лаборатор анализлар өчен чыгым материалларны тәэмин итү максатыннан, логистика буенча эшләр алып барыла.

Күргәзмәдә Татарстан Президентына фармакология өлкәсендә эшләнмәләр, Казан дәүләт медицина университеты һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ белән берлектә эшләнгән субстанция (пептид), импортны алыштыра торган препаратлар: «Такролимус» һәм «Феломика» (трасплантологиядә кулланыла), «Абиратерон» һәм «Капецитабин» (онкоавыруны дәвалау), «Митотан» (шешкә каршы препарат), шәхси саклану чаралары (саклагыч костюм, респираторлар), шулай ук, медицина сәнәгать паркы резидентлары җитештерә торган медицина әйберләре (анализаторлар, реагентлар һәм клиник анализлар өчен чыгым материаллары) тәкъдим ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: