Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә төшергән фотоларны ни өчен Instagramга куюын аңлатты

Татарстан Президенты социаль челтәрләр ярдәмендә республиканың өстенлекләрен күрсәтеп була дип ышана.

Татарстан Президенты сәфәрләр вакытында төшергән фотоларны ни өчен Instagramда урнаштыруын сөйләде. Бу хакта ул «Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте.

«Ниндидер кызыклы әйбер күрсәм, башка кешеләрнең дә моны күрүен телим. Хәер, кызганыч, куйган фотоларны тәнкыйтьләгән кешеләр дә бар. Әмма мин кешеләрнең матур җирләрне күрүләрен телим, ә мактаныр өчен түгел. Instagramда үзем язылган аккаунтлар да бар. Гомумән, интернет бик уңайлы, берничә сайт карап барам», — диде Президент блогерларга.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, социаль челтәрләр ярдәмендә республиканы, аның өстенлекләрен, кешеләрен күрсәтү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, ул «Татарстан тарихлары» проекты катнашучыларына рәхмәт һәм хуплау сүзләре әйтте.

«Сез сөйләгәннәр бик кызыклы һәм файдалы. Сезнең креатив идеяләр бар, сез аларны кызыклы итеп тәкъдим итәсез. Без сезнең белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең очрашудан соң социаль челтәрләрдә Татарстан турында тагын да күбрәк тарихлар пәйда булыр дип ышанам», — диде ул.

Видеогидны оештыручылар вакыт узу белән Татарстанның интерактив картасында республиканың барлык торак пунктлары да барлыкка килер дип өметләнә. Социаль челтәрләрдә фото- яки видеотарих урнаштырып Татарстандагы кызыклы урыннар турында теләгән һәркем сөйли ала. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев