Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: «Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде.

«Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Шул исәптән, мин үскән урын – Саба районының Лесхоз бистәсе дә күңелемә якын. Әмма туганым белән икебез дөньяга аваз салган урмандагы урын барысыннан да кадерлерәк», - диде ТР Президенты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев