Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның «Манеж» күргәзмә залында Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды төзелүнең 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, “Яңарыш” республика фонды Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 17 февралендәге Указы нигезендә төзелгән иде. Фондның Попечительләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. Фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова булды (2010 елда - ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе).

«Бүген «Яңарыш» фондына 10 ел, - диде Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачу тантанасында. - Шушы 10 ел эчендә бик зур эш башкарылды. Бу вакыт эчендә ике объект дөньяви танылу алды (Болгар тарих-археология комплексы, Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде). 

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булырга теләүчеләр, туристлар өчен шартлар тудыру буенча эш дәвам итәчәк. Кешеләргә монда уңайлы булырга тиеш, диде ул, тиз генә йөгереп үтү түгел, ә монда озаграк калу, Казан Кремле территориясендәге тарих, объектлар турында күбрәк белү теләге булсын өчен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев