Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан Президенты: «Безнең ишегалды» программасы биш елда үтәләчәгенә ышандырды

«Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш», – диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләде. «Өч елда җиңеп булмас, биш елда башкарып чыгарга тырышырбыз», — диде ул.

Президент әйтүенчә, республикада төзекләндерелергә тиешле һәр ишегалдында эшләр кайчан башкарырга икәнлеге билгеләнгән.

«Кеше һәр иртә саен ишегалдына чыга. Күпме балалар, өлкәннәр йөри. Кемнәрнеңдер ишегалдыннан башка барыр урыны да юк. Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Ишегалларына кереп булмый бит, машина белән тулган. Бу тәртипсезлек. Шуңа күрә ишегалларын тәртипкә китерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев