Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: Баланың нинди мәктәпкә баруы, нинди мохиткә эләгүе, үзен ничек ачуы мөһим

Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына теләкләрен җиткерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә үз теләкләрен җиткерде. Ул иң мөһиме балага яхшы белем һәм тәрбия бирү кирәклеген искәртте. Бу хакта республика башлыгы «Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте.

«Баланың нинди мәктәпкә баруы, нинди мохиткә эләгүе, үзен ничек ачуы мөһим. Бу баланың формалашуында бик әһәмиятле этап дип саныйм, — диде Президент. — Әлбәттә, мәктәп мөһим, әмма гаилә — иң әһәмиятлесе. Чөнки кеше бөтен күнекмәләрне, мөһим сыйфатларны әти-әнисеннән ала. Мин әбиемнең миңа әйткән сүзләрен, әтинең үз-үзен тотышын, әнинең нинди эшчән булуын искә алам. Бу кешеләр — үрнәк».

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта республикада, бигрәк тә Казанда бик күп яхшы мәктәпләр эшли диде. Ул хәзер яңа юнәлеш — полилингваль мәктәпләр үсеш ала дип тә өстәде, аның фикеренчә алар перспективалы булачак. «Бездә югары дәрәҗәдәге халыкара мәктәп бар, — диде Президент. — Һәр әти-әни өчен мирас калдыру түгел, ә балага яхшы тәрбия һәм белем бирү мөһимдер».

ТР Президенты, шулай ук, үзенең эше аркасында, аның гаиләсендә мәктәп мәсьәләләре белән нигездә хатыны шөгыльләнүен, дә әйтте. «Балагыз белән үткәргән вакыт, республиканы күрсәтү иң бәхетле вакыттыр, мөгаен. Мин балама күп вакыт багышлый алмавыма үкенәм. Сезнең балалар иң яхшысын гына сеңдереп үссен, нәселегез, гореф-гадәтләрегез саклансын иде», — дип мөрәҗәгать итте ул блогерларга.

Очрашуда әни булуга, тормыш стиле һәм сәяхәтләргә багышланган блог авторлары, шулай ук татар телендә блоглар авторлары катнашты. Очрашу Казанның Киров районындагы 26нчы номерлы шәһәр китапханәсендә узды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев