Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый

Татарстан Президенты дезинфекция чараларын җитештерүне арттыру турында фикер алышу өчен «Аромат» акционерлык җәмгыятендә булды.

Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов дезинфикцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.

Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: http://tatarstan.ru/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев