Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе дип белдерде

КФУның астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителгән иде.

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде. Санкцияләр шартларында бу — Россиянең зур җиңүе, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул — ЮНЕСКО илчесе. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды — хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкме, дигән. Минем позициям «ахырга кадәр барырга» иде», — диде республика җитәкчесе.

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителгән иде.

Василий Энгельгардт исемендәге обсерватория 1901 елда, астроном һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Энгельгардт Дрездендагы шәхси обсерваториясенең уникаль астрономик җиһазларын Казан император университетына тапшырганнан соң ачыла.

Казан император университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория 1837 елда төзелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев