Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Россиядә автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыруны туктаттылар

Россиядә транспорт чарасы белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итүне вакытлыча чикләделәр. Бу хакта «ТАСС»хәбәр итә.

Туктатып тору яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау белән бәйле. Россиядә хәзер төрле чикләүләр гамәлдә, шул исәптән хәзерге вакытта барлык автомәктәпләр дә ябык.

Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Олег Понарьин сүзләренә караганда, әлегә чикләүләр кайсы вакытка кадәр кертелгәне билгеле түгел. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, барысы да төбәкләрдә эпидемия вәзгыяте үсешенә бәйле булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев