Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Россия тәрәзәләре» акциясенә сез дә кушылыгыз

8 июньнән 12 июньгә кадәр бөтен ил буенча «Окна России» («Россия тәрәзәләре») акциясе уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия көне - ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме. Акциядә катнашучыларга үз йортларының, офис, фатир тәрәзәләрен Россия, үзенең кече Ватанына (шәһәр, бистә, авыл) багышланган рәсемнәр, буяулар, наклейкалар, трафаретлар белән бизәргә тәкъдим ителә. Бизәлгән тәрәзәнең урамнан күренеп торуы мәслихәт.

Катнашучылардан үзләре бизәгән тәрәзәләрнең фоторәсемнәрен #ОкнаРоссии #ЯлюблюРоссию #МояРоссия хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырулары сорала.

Ата-аналарның балалар белән берлектә тәрәзәләр бизәү мөһимлегенә игътибар бирелә, чөнки Ватанга мәхәббәт гаиләдән башлана.

Бизәү үрнәкләрен биредән күчереп алырга мөмкин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев