Туган як

«Россия үлемсез полкы»ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Ринат Хәбибуллин ватандашларыбызны акциядә катнашырга чакырды

Коронавирус пандемиясе килеп чыгу сәбәпле, «Үлемсез полк» акциясе быел онлайн-форматта узачак.

Катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында булган туганыгыз турында мәгълүматны һәм аның фотосын #БессмертныйПолкРоссии, #БессмертныйПолкТатарстан, #БессмертныйПолкОнлайн хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз. Акциядә Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнашты. Ул Инстаграмда ике бабасы турында язган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә абыйсы турында мәгълүмат куйган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: