Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Һәр районга үз гимны булырлык җыр яздырабыз»

«Казан егетләре» төркеме «Яшьлегемә кайтам әле» җырына клип төшергәннәр.

Төркемнең бер җырчысы – якташыбыз, Шәңгәлче авылында туып үскән Айдар Әгъләмовка шалтыратып, җыр һәм клип тарихы, төркемдәге яңалыклар турында сораштык.
– Айдар, җырның авторлары кем?
– Сүзләрен дә, көен дә, аранжировкасын да үзем яздым. Клипны исә төркемдәге егетләр белән үзебез, әйтик студиядә яздырганда, кесә телефонына төшердек. Хәзерге заман гаджетлары яхшы сыйфатта төшерә бит. Клипта шул кадрларны да кулландык.
– Анда авыл күренеше дә бар. Шәңгәлчегә кайттыгызмы?
– Кызганычка, анда ук кайтып булмады. Саба районында яшәүче дусларга кайттык. Өстәлләр әзерләдек, бәлешләр салдык. Күңелле булды. Күрше малайларын чакырып чыгарып, клипта аларны да төшердек. Җәйгә шул ук җырга тагын бер клип төшерергә хыялланабыз. Анда инде квадракоптерлар белән табигатькә чыгып, тагын да матур итеп эшләрбез.
– Коллективта яңа йөзләр күренә. Китүчеләр булдымы?
– Әйе, кызганычка, пандемия вакытында ике кешебез китәргә мәҗбүр булды. Аларны да аңлыйбыз. Иҗат кешесе төрле чаклар кичерә инде ул. Алар урынына ике кеше килде. Хәзер төркемдә, миннән кала, Радик Шәрәфиев, Айсаф Хаҗиев, баянчы һәм җырчы егетебез Илназ Инсафов бар.


– Шәңгәлчегә кайтканыгыз бармы?
– Хәзерге вакытта эш шулкадәр күп, сирәк кайтам. Әти-әни үзләре Казанга кунакка килә, оыкларын да сагыналар, күрәселәре килә. Әмма үз туган көнемдә – 13 апрельдә әнием кайтканны көтеп тора. Бу көнне якыннарым белән уздырырга гадәтләндем.
– «Казан егетләре»н яңа составта үз шәһәребездә кайчан күрәчәкбез?
– Тәгаен әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта бик зур проект белән мәшгульбез. Татарстан районнары һәм шәһәрләре турында 43 җырлык альбом яздырабыз. Шул ук вакытта репертуардагы җырларны барлыйбыз, кабатлыйбыз.
– Өр-яңа җырлар булырмы әллә искеләрен яңартасызмы?
– Бу проектны Татарстанның мәдәният министрлыгы белән башладык. Һәр районның үз җырлары турында белешергә тырыштык, чөнки үзе турында иҗат ителгән җырларны саклап калырга теләүче районнар бар. Аларга яңа аранжировка языла. Әмма кайберләрендә район гимны булып яңгырарлык җырлар юк, шуңа күрә авторлар белән җыелып эшлибез.
– «Казан егетләре» төркеме репертуарында Түбән Кама турында җыр бар дип беләм... Аны аласызмы?
– Әйе, аны кайчандыр мин үзем язган идем. Бик уңышлы гына башкардык. «Түбән Кама» дип аталган бу җыр альбомга керәчәк. Гомумән, шәһәребезне бик яратам мин. Коллектив белән гастрольләргә дә килергә планлаштырабыз. Тик кайчан, әлегә төгәл әйтә алмыйм.
Р.S. Клипны https://www.instagram.com/tuganyak_tk сылтамасы аша яки QR-код аша узып, «Туган як»ның Инстаграм челтәрендә карап була.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев