Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү үткәрү турындагы указга кул куйды

Указ нигезендә, Төп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә булачак.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уздыру датасын билгеләү турында указга кул куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп канунга үзгәрешләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә Covid-19 таралу белән бәйле булган санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып узачак. "Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә", - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, 1 июльдә тавыш бирүне уздыру өчен "туры килә торган көн буларак карала".

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирүне коронавирус пандемиясе аркасында күчерделәр.

Фото: http://kremlin.ru

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев